Барлык яңалыклар
Спорт
11 март , 11:15

Йөзләгән җанатар каршы алган...

Камилә Вәлиева белән Кытайда көтелмәгән хәл булган.

Йөзләгән җанатар каршы алган...
Йөзләгән җанатар каршы алган...

Фигуралы шуучы Камилә Вәлиева янә Кытайда булды. 19 яшьлек спортчы Шанхайда бик матур чыгышлар ясады, ә аннары озак вакыт эчендә беренче тапкыр халыкара допинг-проба тапшырды.

 Танылган фигуристканың килүе аның Кытайдагы күпсанлы җанатарлары өчен бәйрәм булган. Аэропортта Камиләне чәчәкләр белән каршы алганнар. Чәчәкләрдән тыш аңа бик күп бүләкләр дә әзерләгәннәр. Спортчы барлык бүләкләрен социаль челтәрләрдә күрсәтте.

Чыгыш ясау өчен ул үзенчәлекле программа һәм Кытай стилендәге күлмәк әзерләгән. Вәлиева үзе сәфәрдән бик канәгать булуын белдереп, берничә стильле фотографиясе белән уртаклашты.

«Шанхай Дрэгонс» генераль директоры Сергей Белых Камилә Вәлиеваны чакыруны Кытайда феноменаль популярлыгы белән аңлата.

"Ул топ-спортчы, дөньякүләм танылган. Ә Кытайда Камилә, мөгаен, иң популяр фигуристкадыр. Камиләнең монда искиткеч зур фан-базасы бар, аны Шанхай аэропортында йөзләгән җанатар каршы алды. Аның топ-йолдыз статусы бәхәссез. Без Камилә белән хезмәттәшлекне ике көчле спорт бренды партнерлыгы буларак карыйбыз», — дип ассызыклый Сергей  Белых РИА «Новости»га биргән интервьюсында.

 

Фото: ХК «Шанхай Дрэгонс»

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас