Барлык яңалыклар
Спорт
3 апрель , 15:45

Камиләбез беренче урын өчен ярышачак!

Иртәгә “Русский вызов” шоу-турнирын карарга онытмагыз.

Камиләбез беренче урын өчен ярышачак!
Камиләбез беренче урын өчен ярышачак!

Дисквалификацияне үткән фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиева "Русский вызов" шоу-программалар турнирында җиңү өчен көрәшә алачак. Шундый фикерне СССРның атказанган тренеры Татьяна Тарасова белдерде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Камилә Вәлиева 4 апрельдә Санкт-Петербургта узачак "Русский вызов" шоу-турнирында чыгыш ясаячак. 31 гыйнварда һәм 1 февральдә 19 яшьлек спортчы сикерү буенча Русия чемпионатында катнашты, бу аның өчен дүрт еллык дисквалификация узганнан соң беренче турнир булды.

"Аның бу турнирга кире кайтуы бик яхшы. Ул үзенең бөтен осталыгын һәм фигуралы шууны аңлавын күрсәтәчәк, ә без рәхәтләнеп карарбыз, һәм аның чыгышының безгә бик ошавын телибез, — диде Тарасова. —Без аның яхшы программасы һәм уңышлы сикерүләре булуын телибез".

"Аңа беренче урынга чыгу өчен боларның барысы да кирәк. Чөнки киләсе елга бездән берәрсе халыкара ярышларга барса, бер генә кеше барачак", — диде Тарасова.

 

Фото: ТАСС

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас