

Кичә фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиевага 20 яшь тулды. Шул уңайдан, спортчы үзен туган көне белән котлап, социаль челтәрләрдә ике фотодан торган коллаж урнаштырды. Кадрларның берсендә булачак фигуралы шуу йолдызының балачагы сурәтләнгән. Нәни Камилә телефоннан сөйләшкән булып кылана.
Икенче фотода — спортчының бүгенге көне. Камилә зәңгәр свитердан һәм кулына яраткан песиен тоткан. Чибәр татар кызы чәчләрен матур итеп артка җыеп куйган. Ул җылы итеп елмая.
Билгеле булуынча, узган елда Камилә Вәлиева Татьяна Навка академиясендә тренер Светлана Соколовскаяда шөгыльләнә башлады. Ул зур спортка кайтуы турында игълан итте.
Мартта спортчы Санкт-Петербургта узган фигуралы шуу буенча Беренче канал Кубогында катнашты. Ә апрельдә ул бозга "Русский вызов" шоу-программалары турнирында чыкты.
Татьяна Навка да Камиләне җылы итеп котлаган. "Ярышларда җанаттык һәм җанатачакбыз һәм һәрвакыт шоуларыбызда бозга чыккан саен сокланачакбыз. Туган көнең белән! Алда тагын да күбрәк көч, илһам һәм бозга чагу чыгышлар булсын", — дип язган Олимпия чемпионы.
Фото: соцсети Камилы Валиевой