+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
14 октябрь 2019, 12:07

“Сәмәрканд” пылавы пешерәбезме?

“Әллүки”нең җаваплы секретаре Юлия апагыз Төхбәтуллина тәмле пылау пешерү серләре белән бүлешә.

Сезгә кызыклы язмалары аша таныш булган журналист Юлия апагыз бик уңган хуҗабикә дә әле. Якыннарын тәмле ашлар белән сөендереп кенә тора ул. "Нәүруз" бәйрәме уңаеннан оештырылган бәйгедә булганда, ул оста итеп пылау пешерүчеләрдән “Сәмәрканд” пылавын өйрәнеп кайткан иде. Аның ике улы да бу тәмлекәйне пешергәнен көтеп кенә тора икән. Бүген Юлия апагыз “Әллүки”нең дусларына тәмле пылау пешерү серләрен өйрәтәчәк.
"Сәмәрканд" пылавын әзерләүчеләр сөйләвенчә, чын пылау сарык итеннән әзерләнә, булмаганда, сыер малы ите дә ярап куя. Аны казанда 1,5-2 сәгать дәвамында үсемлек мае салып, томалап пешерергә кирәк. Шул вакыт эчендә боҗралап туралган суган, озынча итеп туралган кишер, ногыт борчагы, йөзем, тәмләткечләрдән — зира салына.
Ит әзер булганнан соң, юылган дөгене аның өстенә тигезләп саласың. Аннары аз гына өстеннән күтәрелеп торырлык итеп, кайнар су коясың. Пылау өчен дөгенең Үзбәкстанның Хорезмда үстерелгән "Лазер" сортын алырга кирәк. Ул 35-40 минутта әзер була. Пылауны сүндереп куйганнан соң, ярты сәгать чамасы томалап тотарга кирәк. Шуннан соң гына астан өскә таба бутарга ярый.
Чыннан да тәмле була "Сәмәрканд" пылавы! Телеңне йотарлык!
Читайте нас: