+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
17 октябрь 2019, 13:22

Татлы күмәчләр

“Кызыл таң” журналисты Резида апагыз Вәлитова татлы күмәчләр пешерү серләре белән бүлешә. Кызлар, сез дә бу тәмле ризыкны әниләрегез белән бергәләп әзерләгез.

“Кызыл таң”да эшләүче журналист апаларыгызның каләмнәре үткен, кыю, күңелләре иҗатка бай. Өстәвенә, алар аш-суга да бик оста. Резида апагыз Вәлитова нәкъ шундый уңган хуҗабикәләрнең берсе. Ул якыннарын тәмле бәлешләр, күпереп пешкән тәбикмәкләр, кыстыбый, бишбармак кебек ризыклар белән сыйлап кына тора. Кызы Лиза да әнисе кебек уңган булмакчы, тәмлекәчләр әзерләгәндә һәрчак булыша, эшкә өйрәнеп үсә.
Бүген Резида апагыз “Әллүки”нең дусларына бик тәмле күмәчләр пешерергә өйрәтә:
1 литр җылымса сөткә коры чүпрә салып эретергә, 1 калак тоз, 2 кашык шикәр комы, 200 миллиграмм үсемлек мае, бер кап ванилин салырга, он кушып, йомшак кына камыр басарга.
Камырны 10 сантиметр диаметрдагы түгәрәкләргә җәяргә, өстенә бераз шикәр комы сибәргә, дүрт яктан 2 сантиметр озынлыгында ярып, роза гөле кебек итеп төрергә.
Әзер күмәчләрне табага тезәргә һәм 30 минутка алып куярга. Аннан салкын мичкә куярга һәм аны кабызып, 45 минут пешереп алырга. Өстенә шикәр оны сибәргә мөмкин.
Читайте нас: