+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
21 октябрь 2019, 18:11

Тәмле дә соң мантые!

“Кызыл таң” гәзитенең тәрҗемәчесе Алсу апагыз Нуриманова “Әллүки”нең дусларына бик тәмле мантый рецепты тәкъдим итә.

“Кызыл таң” гәзитенең тәрҗемәчесе Алсу апагыз Нуриманованы тырыш, сәләтле хезмәткәр итеп кенә түгел, оста хуҗабикә буларак та беләбез. Бигрәк тә милли ризыкларыбызны бик тәмле пешерә ул. Ә бүген Алсу апагыз “Әллүки”нең дусларына мантый рецепты тәкъдим итә. Фотоларга игътибар итегез: ул эш тәртибен адымлап күрсәткән. Әниләрегез белән бергәләп пешерсәгез, күңеллерәк тә, тизрәк тә булыр.
Мантый камыры болай әзерләнә:
1 стакан кайнар суга бер чеметем тоз, бер стакан он салып тиз генә болгатырга да, ике аш кашыгы үсемлек мае кушып, камыр басарга һәм бераз ял иттерергә кирәк.
Эчлек өчен:
900 грамм сыер малы яисә сарык итен, 600 грамм суганны (күбрәк булса яхшырак) вак итеп турарга.Тәменчә тоз һәм борыч салып бутарга.
Юкарак итеп җәймә җәяргә, аны шакмакларга кисәргә һәм уртасына эчлек салып, баш-башларын тоташтырырга. Мантый парда 40 минутлап пешә.
Читайте нас: