+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
24 октябрь 2019, 13:45

Чәй янына тәмле шарлотка

“Кызыл таң” журналисты Гөлия апагыз Гәрәева бу тәмлекәйне кызы Самира белән бергәләп пешергән. Аның рецептын бүген ул “Әллүки”нең дусларына да тәкъдим итә.

“Кызыл таң” журналисты Гөлия апагыз Гәрәеваның өйдә тәмле-тәмле ризыклар пешерергә зур ярдәмчесе бар. 4 яшьлек кызы Самира белән алар төрле печеньелар, коймак, өчпочмак, кыстыбый кебек камыр ризыклары пешерергә ярата. Самира бигрәк тә суган чистартырга оста икән, ул бу эшне башкарганда күзеннән тамчы да яше чыкмый, ди. Димәк, үскәч нәкъ әнисе кебек уңган хуҗабикә булачак ул. Ә бүген Гөлия апагыз кызы белән бергәләп бик тәмле шарлотка пешергән, аның рецептын “Әллүки”нең дусларына да өйрәтә.
Камыр өчен 4 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель), 1 стакан он кирәк булачак.
4 алманы шакмаклап ваклыйбыз һәм майланган тирән табага тезәбез. Йомырка белән шикәр комын миксер белән күпертәбез. Аннары он белән көпшәкләндергечне аз-азлап кына йомыркалы масса өстенә салабыз. Сыек камырны алмалар өстенә агызабыз һәм табаны кайнар мичкә озатабыз. Шарлотка якынча 30-35 минут пешә. Чәйләрегез тәмле булсын, дуслар!
Читайте нас: