+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
29 октябрь 2019, 17:58

Манный ярмасыннан печенье

Манный боткасы яратканыгызны белеп торабыз инде, дуслар. Ә менә манныйдан пешергән печенье ашагыныгыз бармы? Әйдәгез, бергәләп шул тәмле ризыкны пешереп карыйк.

Моның өчен 200 грамм манный ярмасы, 300 грамм шикәр комы, аз гына лимон кабыгы, 50 грамм акмай, 4 йомырка, 100 грамм шоколад, 1 литр сөт кирәк булачак.
Башта куе итеп манный боткасы пешереп алабыз. Моның өчен кайнап чыккан сөткә аз-азлап манный ярмасы өсти-өсти куерганчы бутап торабыз. Майга шикәр комы, йомырка һәм кыргычтан үткәрелгән лимон кабыгы кушып, яхшылап уабыз. Шул массаны манный боткасына кушып болгатабыз да май сөртелгән табага тигезләп җәябез. Өстенә туглаган йомырка сөрткәч, 180 градуска кадәр җылытылган мичтә пешереп алабыз. Әзер булгач, аны вак кына шакмакларга кискәләп, өстен эретелгән шоколад белән бизәсәгез дә була.
Чәйләрегез тәмле булсын, дуслар!
Читайте нас: