+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
31 октябрь 2019, 16:45

“Чәй пакетлары” печеньесы

Дуслар! Бу тәмле дә, матур да булган печеньены әниләрегез белән бергәләп әзерләгез.

Бу тәмле дә, матур да булган печеньены әзерләү өчен 450 грамм он, ике йомырка, 150 грамм маргарин яки акмай, 150 грамм шикәр комы, 50 грамм шоколад, ярты калак чамасы тоз, бер пакет ванильле шикәр комы, ике кашык сөт алына.
Онны иләгәч, ванильле шикәр комы кушып бутыйбыз. Аннан он өстенә шикәр комы белән тоз сибеп, шунда ук каты майны вак кисәкләргә бүлгәләп, камырны кул белән уабыз. Өстенә туглаган йомырка өстәп, чәнечке белән яхшылап бутыйбыз. Баскан камырны полиэтилен капчыкка салып, ике сәгатькә суыткычка куябыз.
Картоннан чәй пакетикларына охшаш форма ясап кисәбез. Камырны җәеп, шул форма ярдәмендә печеньелар кисәбез. Җеп тагар өчен һәр печеньега тишек тишеп чыгабыз. Мичтә 10-15 минут пешереп алабыз. Суынган печеньеларны эретелгән шоколадка манып, суыткычка куеп торабыз. Аннан алгач, чәй пакетларына охшатып, һәр печеньега җеп тагып чыксагыз да була.
Шоколадлы глазурь болай ясала: шоколадны савытка кисәкләп салабыз да сөт кушабыз. Микродулкынлы мичтә шоколадны эреткәч, тәменчә шикәрле пудра өстибез. Чәйләрегез тәмле булсын!
Читайте нас: