+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
7 ноябрь 2019, 13:20

Эремчекле печенье

Бу тәмле печеньены кызлар үзләре генә дә пешерә ала.

Бу тәмле печеньены кызлар үзләре генә дә пешерә ала.
Мондый печенье өчен 200 грамм эремчек, 1 стакан он, 100 грамм акмай, ярты стакан шикәр комы, 1 лимон кабыгы, 1 йомырка, чәй калагы очында сода, аз гына ванилин кирәк булачак.
Акмайны суыткычтан алдан алып куярга кирәк. Йомшарган акмайны шикәр комы белән уабыз. Аннары кыргычта кырылган лимон кабыгы өстибез. Катнашмага бер йомырка, эремчек, он һәм сода салып, камыр басабыз. Ул йомшак булырга тиеш. Камырдан озынча тасма әвәләп, кечкенә кисәкләргә бүлеп чыгабыз. Шул кисәкләрдән шарчыклар әвәләп, кул белән изәбез һәм түгәрәк печеньелар ясыйбыз.
Печеньеларны алдан җылытып майланган табага тезәбез һәм кайнар мичтә 10-15 минут чамасы пешерәбез. Әзер печеньелар өстенә шикәр пудрасы сибәргә дә була.
Чәйләрегез тәмле булсын, дуслар!
Фото: ачык чыганаклардан.
Читайте нас: