+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
11 ноябрь 2019, 17:40

Баланнан бик тәмле джем

“Кызыл таң” гәзитенең бизәлеш мөхәррире Гөлсинә апагыз Мостаева искиткеч тәмле балан джемы рецепты белән бүлешә.

Бакчада баланнарның кызарып пешкән мәле. Беренче салкыннардан соң алар аеруча тәмләнә. Кем генә картәниләре, әниләре пешергән балан бәлешен яратмый икән? “Кызыл таң” гәзитенең бизәлеш мөхәррире Гөлсинә апагыз Мостаева баланнан искиткеч тәмле джем әзерли. Бүген ул сезгә дә аны әзерләү серен ача. Кызлар һәм малайлар, бу рецептны әниләрегезнең блокнотына язып куярга онытмагыз.
Баланны сабакларыннан тазарткач, юарга һәм сут чыгаргыч аша үткәрергә. Бер килограмм куе измәгә кило ярым шикәр комын икегә бүлеп салырга кирәк булачак. Башта тирән савытка измәне һәм 750 грамм чамасы шикәр комын салып, кайнатырга куябыз. Төбе көймәсен өчен әледән-әле бутап торырга кирәк. Измә кайнап чыгу белән калган шикәр комын кушабыз һәм сүндереп куябыз. Шулай ук, шикәре эреп беткәнче болгатабыз. Аннан коры банкаларга тутырып куярга да була. Куе джемны икмәккә ягып ашарга, чәй эчкәндә кабып куярга бик тәмле, пирожки пешергәндә эчлек өчен дә бик шәп булачак ул.
Гөлсинә апагыз баланның төшләрен дә ташламаска киңәш итә. Аны киптереп, иттарткыч яисә кәһүә тарттыргыч аша чыгарып, онын камыр ашлары әзерләгәндә кулланырга мөмкин.
Автор фотосы.
Читайте нас: