+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
16 ноябрь 2019, 21:05

Йогуртлы печенье

Дуслар, сезнең йогурт ашарга яратканыгызны беләбез инде. Ә менә йогурттан тәмле печенье пешереп караганыгыз бармы? Әйдәгез, чәй янына үзебез тәмлекәйләр пешереп алыйк әле

Моның өчен 180 грамм йогурт, 75 грамм акмай, бер йомырка, 2 аш кашыгы шикәр комы, ярты калак тоз, ярты калак чәй содасы белән лимон кислотасы кирәк булачак.
Тирән савытка он салабыз, аңа тоз, чәй содасы белән лимон кислотасы кушып, яхшылап бутыйбыз. Шакмаклы кисәкләргә бүленгән салкын акмайны онга кушып, валчыкларга уабыз. Шул массага йогурт өстәп, тиз генә йомшак камыр басабыз. Озак басарга ярамый, чөнки, мае эреп, кулга ябышачак.
Камырдан түгәрәк печеньелар әвәләп, майлаган табага тезәбез һәм өсләренә туглаган йомырка сөртәбез. Баллы ризык яратучылар шикәр комы да сибә ала. Печеньеларны 170 градуслы мичтә 15-20 минут чамасы пешереп алабыз.
Кетердәп торган тәмлекәйләр белән чәй эчәргә якыннарыгызны да чакырырга онытмагыз!
Фото: ачык чыганаклардан.
Читайте нас: