+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
18 ноябрь 2019, 20:20

“Рафаэлло” шарчыклары

Кызлар! Чәй янына файдалы да, матур да булган тәмлекәйне әзерләп карагыз әле. Әйтте диярсез, әти-әниләрегез бик сөенәчәк!

Бу матур да, тәмле дә булган шарчыкларны әзерләү өчен 400 грамм төшсез караҗимеш, 100 грамм чикләвек, 50 грамм арахис, 2 аш кашыгы кокос йомычкасы, 1 чәй калагы ванилин кирәк.
Караҗимешне яхшылап югач, кайнар су белән пешекләп алабыз һәм иттарткычтан чыгарабыз. Чикләвекләрне кыздырып вакларга һәм барысын бергә бутап, ванилин кушарга. Шулардан шарчыклар ясап, кокоста әвәлибез. Табынга чыгарыр алдыннан бу тәмлекәйне бераз суыткычта тотарга кирәк.
Фото: ачык чыганаклардан.
Читайте нас: