+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
26 ноябрь 2019, 18:50

“Маэстро” салаты

Дуслар! Яңа ел бәйрәме дә якынлашып килә. Бәйрәм табынына нинди салатлар әзерләү турында уйлана башладыгызмы әле? Бүген сезгә тәкъдим иткән “Маэстро” салаты тәмле дә, матур да килеп чыга.

Бу тәмле салатны әзерләү өчен 200 грамм краб таякчыклары, 200 грамм консервланган шампиньон гөмбәсе, суган, ярты стакан пешкән дөге, бер кечкенә банка консервланган кукуруз, бер яшел кыяр, өч пешкән йомырка, майонез, кыздырыр өчен үсемлек мае, яшел үләннәр кирәк.
Краб таякчыкларын, йомырка, кыяр, суган, гөмбәне ваклап турарга. Суган белән гөмбәне кыздырырга. Салат савытына башта дөге, аннан йомырка, краб таякчыклары, кыяр, суганлы гөмбә, кукурузны чиратлап салырга. Һәр катына майонез сөртергә. Иң өске катка вакланган йомырка сарысы сибеп, яшел үләннәр белән бизәргә. Бу салат тәмле дә, бик матур да килеп чыга.
Читайте нас: