+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
30 ноябрь 2019, 23:35

Витаминлы салат

Кышкы салкын көннәрдә, вируслы, грипп авырулары таралган чорда, бу тәмле салатның файдасы күп булачак.

Дуслар! Кышкы салкын көннәрдә, төрле вируслы, грипп авырулары таралган чорда, витаминлы салатларны мөмкин кадәр ешрак ашарга кирәк. Бүген бергәләп кишер салаты әзерләп карабыз.
Бу салат өчен 2 кишер, бер аш кашыгы шикәр комы, 50 грамм йөзем һәм алма, ике аш кашыгы каймак кирәк булачак.
Чи кишерне вак кына токмачлап турыйбыз, эре тишекле угычтан уарга да мөмкин. Йөземне башта — салкын, аннан кайнар су белән яхшылап юабыз, алманы вак кына турыйбыз. Кишерне саерак савытка салып шикәр комы, йөзем, алма кушабыз. Барысын бергә яхшылап болгаткач, салат савытына салып, өстенә каймак сибәбез. Табынга яшел тәмләткечләр белән бизәп бирәбез.
Фото: ачык чыганаклардан.
Читайте нас: