+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
3 декабрь 2019, 19:50

“Бәйрәм” салаты

Ул чыннан да бик тәмле килеп чыга һәм җиңел әзерләнә.

Яңа ел кичендә һәр гаилә матур итеп табын әзерли. Дуслар, туганнар җыела, балалар сөенә. Шуңа да бу көн түземсезлек белән көтеп алына. Бәйрәм кичендә тәмле-тәмле ризыклар әзерләнә. Быел табынга без тәкъдим итәсе салатны да әзерләп карагыз әле. Ул чыннан да бик тәмле килеп чыга һәм җиңел әзерләнә.
Салат әзерләү өчен түбәндәгеләр кирәк:
— 1 банка маринадланган шампиньоннар;
— 1 банка ак фасоль;
— 250 грамм кореяча кишер;
— 400 грамм ысланган тавык ите;
— бер баш суган;
— майонез яисә шикәрсез йогырт.
Шампиньоннарны юка телемләп, тавык итен, суганны озынчалап турарга. Шуларга фасоль, кореяча кишер салып, барысын бергә майонез белән бутарга кирәк. Тирән савытка салып, яшел тәмләткечләр белән бизәгез.
Тәмле булсын, дуслар!
Фото: vkuso.ru
Читайте нас: