+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
6 декабрь 2019, 21:10

Әфлисундагы желе

“Кызыл таң” журналисты Зөһрә апагыз Исламова әфлисундагы желе әзерләү сере белән бүлешә.

“Кызыл таң” гәзитендә эшләүче апаларыгыз үткен каләмле журналистлар гына түгел, бик оста хуҗабикәләр дә булуы турында язган идек инде. Мәдәният бүлегендә эшләүче Зөһрә апагыз Исламова да нәкъ шундый уңганнарның берсе. Ул тәмле ризыклар пешерергә дә, төрле кул эшләренә дә бик оста, күз явын алып торырлык матур калфаклар да чигә. Бүген Зөһрә апагыз “Әллүки”нең дусларына матур да, тәмле дә булган әфлисундагы желе ясарга өйрәтә.

Әфлисуннарны урталай кисеп, аның эчендәге йомшагын алыгыз. Моны аш кашыгы белән эшләве уңайлы булыр. Кибеттән сатып алган желены пакет тышында язылган рецепт буенча әзерләгез. Төсе матур булсын өчен чия суты кушарга да була. Әфлисун кабыклары авып китмәсен өчен, касәләргә утыртып чыгыгыз да, әзер сыекчаны шуларга коегыз. Бераз суынгач, туңдыргычка куеп торыгыз. Желе катып киткәч, аларны урталай кисеп, табынга бирегез. Чәйләрегез тәмле, өстәлегез ямьле булсын!
Читайте нас: