+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
11 декабрь 2019, 11:35

Шоколадлы сюрприз

Яңа ел табынына менә шундый сюрприз эшләргә тәкъдим итәбез, дуслар.

Бу искиткеч тәмле десертны әзерләү өчен 100 грамм шоколад, 2 аш кашыгы сөт, 50 грамм акмай, 2 банан, 2 мандарин, күрәгә, йөзем, караҗимеш кирәк булачак.

Банан белән мандаринны юып чистарткач, бананны түгәрәкләп кисәбез, ә мандаринны өлешчәләренә аерабыз.
Шоколадны вак кисәкләргә сындырып, сөт һәм акмай кушабыз һәм савыты белән кайнап торган сулы кәстрүлгә утыртып, туктаусыз болгата-болгата эретәбез.
Таякчыкларга мандарин, банан, караҗимеш, күрәгә, йөзем тезеп кертәбез һәм җайлап кына эрегән шоколадка манып алабыз. Савыты белән ярты сәгатькә суыткычка куеп торабыз. Телеңне йотарлык тәмле була!
Фото: ачык чыганаклардан.
Читайте нас: