+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
12 декабрь 2019, 17:45

“Яңа ел” торты

Бәйрәм табынына нинди торт пешерү турында уйлана башладыгызмы әле, дуслар? “Әллүки” тәкъдим иткән рецепт буенча ул тәмле һәм бик йомшак килеп чыга.

Бисквит өчен кирәк: 6 йомырка, 150грамм шикәр комы, 200 грамм он, чәй калагы очында сода, чеметем тоз.
Йомырканың сарысын агыннан аерырга. Агына чеметем тоз салып, миксер белән күпертергә. Инде күпереп җитте, дигәндә шикәрнең яртысын салып, күпертеп бетерергә. Икенче савытта йомырка сарысын һәм шикәрнең икенче яртысын туглагыз. Аннары күпертелгән сарысы өстенә акрын гына агын салып болгатыгыз. Хәзер он белән соданы бергә иләгез һәм, күпертелгән массага астан өскә таба салмак кына бутап, кертегез.
Массаны пергамент кәгазь салынган формага агызыгыз. Алдан җылытылган духовкада 180-200 градуста 45-50 минут пешерегез. Камыр пешкән вакытта мичне ачмагыз, югыйсә, ул шиләчәк.
Бисквит суынгач, полиэтилен капчыкка салып, 6-8 сәгатькә суыткычка куегыз. Ә аннары өч тигез өлешкә бүләсе һәм крем сөртеп, җыясы гына кала.
Крем әзерләү:
300 миллилитр 33 процентлы сөт өсте (сливки), 100 грамм шикәр пудрасын күпертәбез.
Коржлар арасына крем сөртегез һәм әчкелтем тәм бирсен өчен киви телемнәре тезеп чыгыгыз. Торт өстенә вак кыргычтан шоколад уып салырга да була.
Тәмле булсын, дуслар!
Фото: ачык чыганаклардан.
Читайте нас: