Яңа ел табынын бизәп торачак бу "Тәмле чыршыкайларны" әзерләү өчен крекер печеньесы, 3-4 йомырка, йомшак сыр һәм йогурт кирәк булачак.
Пешкән йомырканы, сырны кыргыч аша чыгарабыз һәм шул катнашмага 2-3 аш кашыгы йогурт салып бутагач, чыршы формалары ясыйбыз. Килеп чыккан чыршыкайларны вак итеп туралган яшел укроп белән бизибез. Кышкылыкка туңдырылган укроп сибәргә дә була. Чыршыларның очларын гранат төшләре белән бизәп куйсагыз, тагын да матуррак булачак. Хәзер инде яшел чыршыкайларны крекерлар өстенә тезеп чыгасы гына кала.