+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
21 декабрь 2019, 11:10

Ел хуҗасы – табын түрендә!

Бу тәмлекәч бик җиңел һәм тиз әзерләнә.

Якынлашып килүче елның төп хуҗасы – Күсе булуын беләсез инде, дуслар! Бәйрәм табынында урынны түрдән бирик аңа. Шулай эшләсәң, ел уңышлы, сөенечле вакыйгаларга бай булачак, диләр.
Фотодагы кебек тәмлекәчне әзерләү өчен: 8 йомырка, 1 кишер, бөртекле борыч, салат яфраклары, сыр кисәкләре кирәк. Эчлек өчен: 5 данә краб таякчыгы, 50 грамм сыр, 1-2 сарымсак тырнагы, майонез кирәк.
Каты итеп пешкән йомыркаларның бер ягыннан аз гына кисеп, сарысын алыгыз. Йомырка сарыларын, туңдырылган краб таякчыкларын, сырны, сарымсак тырнакларын вак кыргычтан чыгарыгыз һәм майонез кушып, бутагыз. Эчлек әзер, аны йомырка агы эченә тутырыгыз.
Эчлек салынган йомыркаларны пычак очы белән ике урыннан кисеп чыгыгыз. Анда пешкән кишердән колаклар, ә борынын, күзләрен борыч бөртекләреннән ясап куегыз. Кисеп алынган йомырка агыннан койрыклар ясагыз.
Хәзер инде “күселәрне” матур итеп салат яфракларына урнаштырырга гына кирәк. Ашларыгыз тәмле булсын!
Фото:vkusnie-vkusnosti.ru
Читайте нас: