+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
24 декабрь 2019, 01:10

“Кыш бабай” салаты

Бу салат Яңа ел табынының яме булачак.

Бу салат Яңа ел табынының яме булачак.
Аның өчен бер стакан пешкән дөге, 200 грамм краб
таякчыклары, 2-4 йомырка, яшел укроп, кара борыч, тоз, майонез, салатның өстен бизәү өчен сыр, болгар борычы, төелгән паприка кирәк.
Краб таякчыкларының кызыл ягын кисеп алыгыз, ә калганын вак кына турагыз. Кишерне вак кыргыч аша чыгарыгыз. Йомыркаларны ваклагыз яисә эре кыргыч аша чыгарыгыз. Бер йомырка агының яртысын һәм бер кашык дөгене салатны бизәү өчен калдырыгыз. Краб таякчыкларын, йомырканы, дөгене кушып, укроп, кара борыч һәм тоз сибегез. Майонез кушкач, салатны киң тәлинкәгә салып, Кыш бабай формасы ясагыз. Сыр кисәгеннән — битен, кара борычтан — күзләрен, төелгән паприкадан бит очларын, кыргыч аша чыгарылган йомырка агыннан сакалын һәм мыегын ясагыз. Кыш бабайның тунын һәм бүреген краб таякчыкларының кызыл өлешеннән, ак урынын — дөгедән, биялиен һәм борынын кызыл болгар борычыннан кисеп эшләгез. Соңыннан яшел укроп белән бизәгез. Ашларыгыз тәмле булсын!
Фото: социаль челтәрләрдән.
Читайте нас: