+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
24 декабрь 2019, 23:20

Йомшак коржиклар

Дуслар, чәй янына коржиклар әзерлибезме? Нәкъ элеккечә - йомшак һәм бик тәмле итеп!

Моның өчен: 420 грамм он, 200 грамм шикәр комы, 100 грамм акмай, 1 йомырка, 100 миллилитр сөт, 1 чәй калагы ванилин, ярты чәй калагы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель) кирәк.
Эш тәртибе: сөтне жылытабыз, ванилин, шикәр комы кушып болгатабыз. Аннары йомшартылган акмайны миксер белән күпертәбез. Майга йомырка туглап салабыз. Шул массага жылы сөтне кушабыз. Он, камыр көпшәклендергечне салып, камыр басабыз. Камыр йомшаграк булырга тиеш.
Камырны җәябез һәм түгәрәк формада кисеп чыгабыз.
Коржикларны пергамент кәгазь җәелгән листка яисә табага тезеп, духовкада 25 минут пешереп алабыз. Мичтән алгач, өстенә шикәр пудрасы сибәргә була.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Фото:patee.ru
Читайте нас: