+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
31 декабрь 2019, 11:10

“Тычканнар иле” салаты

Дуслар! Яңа елга аяк басарга санаулы сәгатьләр калып бара. Бәйрәм табынынын әзерләп йөрүче әниләргә, картәниләргә янә бер тәмле салат рецепты тәкъдим итәбез.

Аны әзерләү өчен 150 грамм сыр, 300 грамм ысланган тавык ите, 4 йомырка, 2 бәрәңге, 2 маринадланган кыяр, 2 аш кашыгы майонез кирәк булыр.
Эш тәртибе: пешкән 2 йомырканы, бәрәңгене һәм кыярны вак кына итеп, шакмаклап турагыз. Тавык итен шулай ук шакмаклап турарга кирәк. Барысын бергә майонез белән бутагыз һәм зур тәлинкәгә өчпочмак рәвешендә салыгыз. Аның өстенә вак кыргычтан чыгарылган сыр сибегез, кырыйларын да каплагыз.
Калган ике йомыркадан тычканнар ясыйбыз. Аларның колакларын — сырдан, борынын — борыч бөртекләреннән, күзләрен гранат җимешеннән ясарга була.
Тәмле булсын, дуслар!
Фото:kedem.ru
Читайте нас: