+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
8 гыйнвар 2020, 16:35

Табын түрендә — коймак!

Әйдәгез, чәйгә кабарып торган, тәмле, йомшак коймак әзерлибез! Ул уңсын өчен нибары рецептта кушылганча эш итәргә кирәк.

Ингредиентлар:
230-250 грамм он;
360 грамм кефир;
1 йомырка;
1\3 чәй калагы тоз;
2 аш кашыгы шикәр комы;
2 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель);
чеметем чәй содасы;
1 аш кашыгы үсемлек мае;
Тирән савытка кефир, йомырка, тоз, шикәр комы, үсемлек мае салып бутыйбыз. Аннары онның өчтән бер өлешен, камыр көпшәкләндергеч һәм сода өстәп, массаны акрын гына болгатабыз.
Калган онны акрынлап кертә барып, куе каймак консистенциясенә кадәр өстибез.
Мондый камырны тугыларга яисә озаклап бутарга ярамый. Югыйсә, коймаклар “авыр” һәм чи булачак. Шикәр комын да тиешеннән артыгын салмагыз, ул пешергәндә көя башлый.
Коймак камырын 20-30 минут “ял” иттереп алыгыз. Аннары камырны бутамый гына, кашык белән алып, май сөртелгән табага салып чыгыгыз. Коймакларның ике ягын да талгын утта 3әр минут кыздырыгыз, бу вакытта таба капкачын каплау мөһим. Табада май күбрәк булса, коймаклар кабарыбрак пешә.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Фото: mir-da.ru
Читайте нас: