+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
9 гыйнвар 2020, 19:00

Үрдәк кыздырабыз!

Мондый маринадта әзерләнгән кош ите тел йотарлык тәмле була.

Үрдәкне кичтән үк туңдыргычтан алып, тоз, борыч, вак кыргычтан чыгарылган 4-5 тырнак сарымсак белән эчен-тышын ышкыгыз. Ул шулай иртәнгә кадәр салкынча урында торсын.
Духовка кызган арада маринад әзерлибез. Моның өчен 2 аш кашыгы бал, 3-4 кашык соя соусын бергә бутап, үрдәкнең эченә һәм тышына шуны яхшылап сөртегез. Ә аннары фольгага төреп, 200 градуслы кызган мичтә пешерергә кирәк. 1,5 сәгать пешергәннән соң фольганы ачып, калган маринадны үрдәк өстенә сылап, янә 30 минут кызартып алыгыз.
Фото:ачык чыганаклардан.
Читайте нас: