+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
13 гыйнвар 2020, 18:10

"Иске Яңа ел белән!" торты

Бу торт тиз әзерләнә һәм бик тәмле була!

Камыр өчен:
400 грамм куертылган сөт;
2 йомырка;
160 грамм он;
1 аш кашыгы камыр көпшәкләндергеч;
чеметем тоз.
Йомырка белән куертылган сөтне туглагыч белән яхшылап бутагыз. Шуңа он белән камыр көпшәкләндергечне иләп салыгыз. Камыр куе каймак рәвешендә килеп чыга.
Пергамент кәгазьгә 18-20 сантиметр диаметрда түгәрәк сызып, аны кисеп алыгыз. (Шулай 6-8 кәгазь түгәрәк әзерләп куегыз). Аннары кәгазьне табага салып , өстенә юка гына итеп сыек камыр (тутырып 2 аш кашыгы) агызыгыз. Җәймәне алдан 180 градуска кадәр җылытылган духовкада 6-8 минут пешереп алыгыз. Шулай һәркайсын пешереп алыгыз.
Крем өчен: 500 грамм 33 процентлы сөт өсте (сливки), 120 грамм шикәр пудрасы алыгыз. Аларның икесен бергә миксер белән күпертегез.
Коржлар арасына крем ягып, тортны җыегыз. Кырыйларын һәм өстен матур итеп бизәгез. Бу торт бик йомшак һәм тәмле килеп чыга. Аны төнгелеккә суткычта куйсагыз, икенче көнгә аеруча тәмләнә.
Фото:vkuso.ru
Читайте нас: