+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
18 гыйнвар 2020, 21:15

Алмадан тәмле пирог

Дуслар, чәй янына алмадан бик тәмле пирог әзерлибезме? Аны әниләрегез белән бергәләп пешерегез.

Эчлек өчен 900 грамм алма, 50 грамм шикәр комы, ярты калак төелгән дарчин (корица), ике аш кашыгы әфлисун суты кирәк.
Камырга 175 грамм он, 50 грамм шикәр комы, 75 грамм акмай, чеметем генә тоз алына.
Юылган алмаларны кабыгыннан чистарткач, урталайга кисеп, үзәген алабыз. Түгәрәкләп киселгән алма кисәкләрен, әфлисун сутын, дарчинны һәм шикәр комын кәстрүлгә салып, яхшылап бутыйбыз да йомшарганчы кайнатабыз. Аннан алмаларны пирог пешерер өчен әзерләнгән тирән табага салып, тигез итеп җәябез.
Савытка онны иләгәч, бераз тоз сибәбез. Шуңа вак кисәкләргә туралган май өстибез дә кул белән уабыз. Уганда кулларны өстәрәк тотарга кирәк, болай иткәндә камыр җиңел була һәм кабарып пешә.
Таралып торган бу массага шикәр комы кушып, яхшылап бутыйбыз да кашык белән алмалар өстенә таратып чыгабыз. 200 градуска кадәр кыздырылган мичтә, өсте кызарганчы, 25-30 минут пешереп алабыз. Алма пирогын чәй табынына кайнар килеш чыгарабыз.
Фото: ачык чыганаклардан.
Читайте нас: