+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
19 гыйнвар 2020, 23:05

Кичке ашка — тефтельләр!

М-м-м-м... Тел йотарлык тәмле була!

Ингредиентлар:
— 500 грамм фарш;
— яртылаш пешкән дөге (пешерер алдыннан дөгене 0.3-0.5 стакан алыгыз);
— 1 суган;
— 1 йомырка;
— 1 тулы булмаган чәй калагы тоз.
Соус өчен:
— 1 аш кашыгы сату каймагы;
— 1 аш кашыгы он;
— 1 чәй калагы томат пастасы;
— 1-2 дафнә яфрагы (лавровый лист);
— 1,5 стакан су.
Әзерләү тәртибе:
Фаршка вакланган яисә иттарткыч аша чыгарылган суган, аннары дөге, тоз салырга кирәк. Яхшылап бутаганнан соң, артык зур булмаган тефтельләр ясыйбыз. Аларны онда әвәләп алабыз.
Үсемлек мае сөртелгән тирән һәм калын табага тефтельләрне бер-берсенә терәтми генә тезеп чыгабыз. Ә аннары үзләрен 3-5 минут тирәсе ике яктан да җиңелчә генә кыздырып алабыз. Бу вакытта табаны капламыйбыз, югыйсә, тефтельләр җимерелә.
1,5 стакан кайнар суга тәменчә тоз, томат пастасы салып бутыйбыз һәм табага коябыз. Су тефтельләрнең яртысыннан булсын, артыгы кирәкми. Дафнә яфрагы салырга да онытмагыз. Хәзер инде капкачны каплап, тефтельләрне талгын утта 20 минут тирәсе пешереп алыгыз.
Бу ит ризыгы янына бәрәңге измәсе, карабодай, хәтта дөге дә бик килешәчәк. Ашларыгыз тәмле булсын!
Фото:mircooking.ru
Читайте нас: