+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
20 гыйнвар 2020, 23:25

4 әфлисуннан – 9 литр сут

Ышанмасагыз, үзегез ясап карагыз!

4 әфлисунны яхшылап юарга, өстенә кайнар су коеп, яхшылап корытырга һәм 2 сәгатькә туңдыргычка куярга кирәк. Ә иң яхшысы – төнгелеккә. Аннары 4кә бүлеп, иттарткыч аша чыгарырга. Килеп чыккан массага өч литр кайнатып суытылган су салыгыз һәм 10 минутка калдырыгыз.
Массаны башта дуршлаг, аннары вак сөзгеч яисә 5-6 катламлы марля аша үткәрегез. Килеп чыккан сутка янә кайнаган 6 литр су, 1 килограмм шикәр һәм 30 грамм лимон кислотасы өстәргә, барысын бергә яхшылап бутарга һәм банкаларга салып куярга кирәк.
Сутны берәр сәгатьтән эчәргә дә була. Әнә шулай 4 әфлисуннан 9 литр тәмле әфлисун суты чыга. Ышанмасагыз, үзегез ясап карагыз!
Фото:bienmanger.ru
Читайте нас: