+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
21 гыйнвар 2020, 19:25

“Киндер” рулеты

“Кызыл таң” гәзитенең реклама һәм маркетинг бүлеге мөдире Лилия апагыз Галина бу тәмлекәйне кызы Илиза белән бергәләп пешергән. Сез дә бу телне йотарлык рулетны әниләрегез белән әзерләп карагыз, дуслар.

“Кызыл таң” гәзитенең реклама һәм маркетинг бүлеге мөдире Лилия апагыз Галина ял көннәрендә 6 яшьлек кызы Илиза белән төрле тәмлекәчләр пешереп, өйдәгеләрне сыйлый. Алар пешергән вак бәлеш, тәбикмәк, кекс, торт, рулет, “кырмыска оясы”н бәләкәчләр генә түгел, өлкәннәр дә бик яратып ашый икән. Бүген Лилия апагыз бик тәмле “Киндер” рулеты пешергән, аның рецептын “Әллүки”нең дусларына да өйрәтә.
Камыр өчен 3 йомырка, 3 аш кашыгы он, 3 аш кашыгы шикәр пудрасы, 2 аш кашыгы какао, ярты чәй калагы сода кирәк булачак.
Крем өчен 180-200 грамм Хохланд сыры (сливочный), 3 аш кашыгы шикәр пудрасы, 100 грамм акмай (өй температурасында җылытылган), чеметем генә ванилин алына.
Он, какао һәм соданы бергә кушып илибез. Йомырканың агын сарысыннан аерабыз. Йомырка агына шикәр пудрасы кушып, күбекләнгәнче яхшылап туглыйбыз. Аннары акрын гына туглый-туглый, йомырканың сарысын салабыз. Шулай ук акрын гына туглап, он катнашмасын кушабыз. Пешекче кәгазе җәелгән табага сыек камырны юка гына итеп агызабыз. Бисквитны 200 градуска кадәр җылытылган мичтә 10 минут чамасы пешерәбез.
Хәзер өстәлгә юешләнгән тастымал җәябез дә шуның өстенә әзер коржны каплап салабыз. Өске якта калган кәгазьне яхшылап юешлибез һәм акрын гына куптарабыз. Бисквитны тастымалы белән бергә рулет итеп төреп, беразга читкә алып куябыз.
Шул арада крем әзерлибез: барлык ингредиентларны кушып, миксер белән туглыйбыз. Хәзер коржны тастымалдан алабыз да өстенә крем сөртәбез һәм рулет итеп төрәбез. Аны бераз суыткычта тотсаң, тагын да тәмлерәк була. Чәйләрегез тәмле булсын, дуслар!
Читайте нас: