+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
28 гыйнвар 2020, 00:05

Туңдырма ясыйбызмы?

Өйдә пломбир әзерләүнең бер авырлыгы да юк. Ә иң мөһиме - ул бик тәмле!

Өй шартларында туңдырма ясау өчен: 600-700 грамм майлылыгы 33 процентлы сөт өсте (сливки) һәм 200-250 грамм куертылган сөт (сгущенное молоко) кирәк булачак. Сөт өстен миксер ярдәмендә кашык басып торырлык итеп күпертәбез. Миксер болгаткан арада акрынлап куертылган сөтне куша барабыз.
Килеп чыккан массаны савытларга яисә үзегез алдан әзерләгән вафля торбачыкларына салырга мөмкин. Аннары ким дигәндә өч сәгатькә, ә иң яхшысы төнгелеккә туңдыргычка куярга кирәк.
Туңдырманың өстенә кыргыч аша шоколад сибеп бирергә була.
Фото:nur.kz
Читайте нас: