+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
5 февраль 2020, 00:55

Лимонлы кекс

Ул мичтә чакта ук өйгә хуш исе тарала. Ә тәме... Искиткеч!

Ингредиентлар:
1,5 стакан он;
2 данә йомырка;
0,7 стакан сату каймагы;
0,5 стакан шикәр комы;
70 грамм акмай;
бер лимон кабыгы;
ярты лимон суты;
1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель).
Әзерләү барышы:
  1. Тирән савытта ике йомырканы шикәр комы белән туглыйбыз.
  2. Аннары катнашмага каймак һәм йомшартылган акмай кушабыз.
  3. Лимонны яхшылап юабыз, корытабыз һәм кабыгын, ак тышчасына кадәр, вак кыргыч аша кырабыз.
  4. Массага лимон кабыгы һәм аның яртысының сутын салабыз.
  5. Иң соңыннан он һәм камыр көпшәкләндергечне бергә иләп, массага агач яисә силикон кашык белән акрынлап кушабыз. Камырны табага салабыз.
  6. Алдан ук 170 °C га кадәр духовканы җылытып, 40-45 минут пешерәбез.
  7. Лимонлы кексны мичтән алып бераз суыткач, шикәр пудрасы белән бизибез.
  8. Чәйләрегез тәмле булсын!
    Фото: https://vk.com/zippychefs?z=photo-4806561_456326452%2Fwall-4806561_761882
    Читайте нас: