+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
6 февраль 2020, 17:35

Иртәнге ашка — мюсли

Витаминга бай ризык грипп вакытында аеруча файдалы.

Мюсли әзерләү өчен 125 грамм солы ярмасы (хлопья), 50шәр грамм йөзем һәм вакланган чикләвек, алма һәм бер савыт йогурт кирәк.
Тирән тәлинкәгә солы ярмасы, йөзем, вакланган чикләвек һәм йогурт салып, яхшылап бутыйбыз. Яшел алманы тиз генә кыргыч аша үткәрәбез дә әзер мюслигә кушабыз. Йогурт урынына җылы сөт алырга һәм бер чәй калагы бал бутарга да була. Ә менә банан, груша яратучыларга алманы шул җимешләр белән алыштырырга мөмкин. Тәмле дә, файдалы да булган бу ризыкны әниләр ярдәменнән башка да әзерли аласыз, дуслар. Бигрәк тә вируслы авырулар таралган чорда иртәне ботка яисә мюсли кебек файдалы ризыклардан башларга кирәк.
Читайте нас: