+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
9 февраль 2020, 20:45

“Җиләкле алан” пирогы

Җиләкле-каймаклы бу тәмлекәчне әзерләү җиңел дә, тиз дә.

Камыр өчен: 1 йомырка, ярты стакан шикәр комы, өй температурасында йомшартылган 100 грамм акмай, 1 стакан он, ярты чәй калагы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель) алыгыз. Шушы ингредиентларны бергә бутап, йомшак камыр басыгыз.Аны кул белән генә табага җәегез, кырыйларын формалаштырыгыз һәм, эчлек әзерләгәнче, суыткычка алып куегыз.
Эчлек өчен: 500 грамм кибет каймагы, 1 стакан шикәр комы, 3 йомырка, өеп 1 аш кашыгы он яисә крахмал кирәк. Барысын бергә туглагыз. Таба тирән булмаса, эчлек өчен ингредиентларның күләмен азрак алсагыз да була.
Хәзер камыр җәелгән табага үзегез теләгән җиләкләрне салыгыз. Әйтик, кура җиләге, чия, карлыган. Аларны туңдыргычтан алып, алдан эретеп куярга кирәк. Җиләк-җимеш өстенә каймаклы эчлекне агызыгыз.
Каймаклы пирог 180 градуска кадәр җылытылган мичтә 30-40 минут пешә. Табынга бирер алдыннан суытырга кирәк.
Фото:shahrikazan.ru
Читайте нас: