+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
16 февраль 2020, 13:45

Өйдә әзерләнгән печенье

Чәй янына тәмлекәчләр пешереп алыйк әле.

Бу тәмле печеньены әзерләү өчен 500 грамм он, 300 грамм акмай яки маргарин, 300 грамм шикәр комы, 3 йомырка, ярты стакан сөт, 1 калак чәй содасы, чеметем генә тоз, ванилин, йөземле печенье яратучыларга —150 грамм йөзем җимеше кирәк булачак.
Йомыркаларны сытып, аларга шикәр комы салырга да әйбәтләп болгатып күпертергә. Шуңа эреткән һәм сөт кушкан акмай, ванилин, тоз, чәй содасы өстәп болгатырга һәм он салып камыр басарга.
Әзер камырны 30-50 минутка салкынга куеп торырга киңәш ителә. Әзер камырны берничә кисәккә бүлеп, 0,5 сантиметр калынлыкта җәяргә дә өстенә шикәр комы сибәргә. Өстеннән бер-ике тапкыр уклау белән тәгәрәтеп алырга кирәк. Аннары җәйгән камырны махсус формалар белән кисәргә, аз гына майлаган табага тиз генә тезеп, кызу мичтә пешереп алырга.
Чәйләрегез тәмле булсын, дуслар!
Читайте нас: