-2 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
26 март 2020, 18:25

Йөземле запеканка

Каникуллар вакытында чәй янына тәмле запеканка әзерләгез.

Әлеге тәмле запеканканы әзерләү өчен ярты стакан дөге, бер стакан сөт, стакан тулар-тулмас кайнаган су, 2 йомырка, тоз, шикәр комы, йөзем, чеметем генә ванилин кирәк булачак.
Кайнап торган суга дөге, кирәгенчә тоз һәм шикәр комы салып, болгата-болгата 10-15 минут пешерәбез. Аннары кайнар сөт өстибез дә болгата-болгата куертып алабыз. Куе боткага йомырка, йөзем һәм ванилин кушабыз.
Калай яки чуен табаны майлыйбыз, төбенә һәм кырыйларына сохари сибеп, әлеге катнашманы салабыз. Дөге өстенә туглаган йомырка һәм каймак ягып, артык кайнар булмаган мичтә кызарганчы пешереп алабыз.
Мондый запеканканы табынга җылы килеш, кайнатма, май яки каймак белән бирәләр.
Фото: nakormi.com
Читайте нас: