Бу тәмле пирогны әзерләү өчен 1 стакан манный ярмасы, 1 стакан каймак, 3 йомырка, 1 стакан шикәр комы, ярты калак тоз, 30-35 грамм атланмай, 1 стакан он кирәк.
Манный ярмасына каймак салабыз да бер сәгать чамасы тотабыз. Йомыркага шикәр комы белән тоз салып болгатабыз. Соңыннан атланмай салабыз. Әлеге катнашмага каймаклы манный ярмасын агызабыз. Он өстәп, куе камырны яхшылап бутыйбыз. Пирог пешерә торган формага май сөртеп, шунда камырны агызабыз. 40-45 минут газ мичендә пешереп алабыз. Чәйләрегез тәмле булсын, дуслар!