+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
14 апрель 2020, 20:35

Каймактан пәрәмәчләр

Дуслар, чәй янына тәмле пәрәмәчләр әзерлибезме? Мичтә чакта ук өйгә аларның хуш исе тарала.

Әлеге тәмле пәрәмәчләрне пешерү өчен камыр һәм эчлек әзерләргә кирәк.
Камыр өчен 6-10 грамм коры чүпрә, 1,5 стакан он, 60 грамм акмай яки маргарин, бер йомырка, 1-2 кашык шикәр комы, ярты стакан су, чамалап тоз алына.
2-3 кашык җылымса суга аз гына шикәр комы, коры чүпрә салып бутыйбыз да кабартырга куябыз. Савыттагы җылымса суга йомырка сытып, акмай, он, тоз, калган шикәр комын, кабарган чүпрәне кушып камыр басабыз. Камырны берничә сәгатькә кабартырга куябыз. Камыр яхшырак булсын өчен кабаргач, бер-ике тапкыр баскалап төшерәбез.
Әзер камырдан шарчыклар әвәләп, 15-20 минутка янә кабартырга куябыз. Шул вакытта эчлек әзерлибез.
Эчлек әзерләү өчен 3 стакан каймак, 1 калак акмай, 1 кашык шикәр комы, 2 кашык он, чеметем генә ванилин кирәк булачак. Каймакка шикәр комы, эретелгән акмай, он кушып, төерләр калмаслык итеп болгатабыз. Тәм буенча ванилин өстибез.
Кабарган шарчыклардан зур булмаган җәймәләр җәеп, табаларга тезәбез. Һәрберсенә эчлек салып чыккач, читләрен бөгеп бизибез. Өсләренә туглаган йомырка сөртәбез. Бераз торгач, 160 градуска кадәр җылытылган мичтә 25-30 минут пешерәбез.
Мондый тәмле пәрәмәчләрне пешереп, якыннарыгызны сыйларга була, дуслар.
Фото: postila.ru
Читайте нас: