+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
16 апрель 2020, 15:20

Шоколадлы торт

Чәй янына тәмле торт пешерәбезме, дуслар? Үзе җиңел генә әзерләнә торган торт бик тәмле дә, матур да килеп чыга.

Моның өчен өч йомырка, 180 грамм каймак, 200 грамм шикәр комы, 120 грамм он, ике аш кашыгы какао порошогы, бер балкашык чәй содасы кирәк булачак.
Крем әзерләү өчен: 50 грамм атланмай һәм бер савыт куертылган сөт, аз гына шоколад кирәк булыр.
Йомыркага шикәр комы салып туглаганнан соң, каймак өстәп янә яхшылап тугларга. Шуңа аш серкәсе белән сүндерелгән сода һәм ике кашык какао кушылган он салып, куе каймак куелыгындагы камыр әзерләргә. Аны алдан майлап куйган табага салып, 200 градуска кадәр җылытылган мичтә, 35-40 минут чамасы пешереп алырга. Мичнең ишеген баштагы 20 минут эчендә ачмаска кирәк. Кайнар килеш җәемне ике өлешкә бүләргә. Һәр өлешкә дә крем ягарга, берсе өстенә икенчесен куярга да кырыйларына, өстенә яхшылап крем сөртеп бизәргә була.
Кремны әзерләү. Йомшартылган атланмайга әйбәтләп болгата-болгата әкренләп кенә куертылган сөт салырга, ә аннары туглап күпертергә кирәк.
Тортның өстен вак кыргычтан чыгарылган шоколад яки чикләвек белән бизәргә мөмкин. Чәйләрегез тәмле булсын!
Фото: avatars.mds.
Читайте нас: