Витаминлы салат өчен 100 грамм кузгалак, 40-50 грамм каймак, бер йомырка, тоз, борыч, укроп кирәк булыр.
Яшь кузгалак яфракларын суда юалар һәм, озынча турап, тирән савытка салалар. Шуңа тоз, борыч, каймак өстиләр дә яхшылап бутыйлар. Аннары салат савытына салалар, кирәгенчә шикәр комы өстәргә дә мөмкин. Кырыйларын яшь кузгалак яфрагы, өстен дүрткә бүлгән пешкән йомырка белән бизиләр, вак кына турап укроп сибәләр. Яз көне витаминлы салатлар тәмле дә, файдалы да була.