+3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
20 октябрь 2021, 15:30

Шоколадлы торт

Чәй янына тәмле торт пешерәбезме, дуслар? Үзе җиңел генә әзерләнә торган торт бик тәмле дә, матур да килеп чыга.

Шоколадлы торт
Шоколадлы торт

Камыр ясау өчен 150 грамм бал, 3 йомырка, 2 аш кашыгы шикәр комы, 50 грамм чикләвек, 180 грамм он, 1 чәй калагы пешекче порошогы, киптереп вакланган лимон яки әфлисун кабыгы кирәк булыр.

Крем өчен: 60-70 грамм шоколад яки 1,5 кашык какао, 2 йомырка, 2 шәр аш кашыгы шикәр һәм он, 1 стакан сөт, 50 грамм атланмай, ванилин алына.

Башта камыр әзерлибез. Йомырканың сарысын һәм агын аерым-аерым күпертәбез. Куе ак күбеккә тамчылап кайнар бал тамызабыз, сарысына шикәр, лимон яки әфлисун кабыгы, ванилин, пешекче порошогы кушабыз. Аннары күперткән йомырка сарысын агына он һәм төелгән чикләвек белән аралаштырып өсти-өсти куе камыр туглыйбыз.

Камырны атланмай сөрткән һәм манный ярмасы яки вак сохари сибелгән табага салып, уртача кызулыктагы мичтә 25-30 минут пешереп алабыз.

Камыр пешкән арада крем әзерләнә: шоколадны ваклыйбыз, аз гына су кушабыз да савыты белән кайнап торган суга утыртып эретәбез, аннары күперткән йомырканы һәм шикәр комы салабыз. Сөтне аерым савытта кайнатып, әлеге массага кушабыз. Крем куерганчы болгата-болгата җылытабыз һәм куерып җиткәч кенә суытырга куябыз.

Әзер крем суынган җәймәнең өстенә һәм як-якларына сылана. Чәйләрегез тәмле булсын, дуслар!  

 

 

Фото: shymovka43.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: