+6 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
24 гыйнвар 2022, 12:00

Катлы лимон пирогы

Ул тәмле дә, йомшак та килеп чыга. Сез дә пешереп карагыз әле!

Катлы лимон пирогы
Катлы лимон пирогы

Камыр өчен кирәк: 200 грамм йомшартылган акмай, 2 йомырка, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 кап (11 грамм) коры чүпрә, ярты стакан җылымса су, тоз, он.

Камыр басып, 1 сәгать ял иттерәбез. Шул вакытта эчлек ясыйбыз.

Эчлек өчен кирәк: 2 лимон (яисә 1 лимон, 1 апельсин), 1 стакан шикәр комы.

Лимон, әфлисунны юып, кисәкләргә турыйбыз, тешләрен алабыз. Барысын бергә блендерда изәбез. Аннары шикәр комы, 2 кашык манный ярмасы яисә крахмал салып бутыйбыз Эчлек әзер.

Камырны 4 өлешкә бүләбез. Беренче өлеш – иң зурысы, аны аска җәябез. Өстенә бераз эчлек салабыз.

Икенче өлешне җәеп, эчлек өстенә каплыйбыз, ул кырларга чыгарга тиеш түгел. Тагын бераз эчлек салабыз.

Өченче өлешне түгәрәк итеп җәябез һәм янә эчлек өстенә салабыз.

Дүртенче өлеш пирогның өсте булачак. Аның кырыйларын ябыштырып, матурлап бөгәбез. Өстенә май, шикәр комы, оннан ясалган валчыклар сибәргә дә була.

Пирогны 180 градуска кадәр җылытылган газ мичендә 40-45 минут пешерәбез.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: