+21 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
12 февраль 2022, 13:05

Әфлисунлы кекс

Кайвакыт ниндидер тәмле ризык белән чәй эчәсе килә. Бу уңайдан әфлисунлы кекс әзерләү иң уңайлысы. Аның өчен бик күп ингредиентлар кирәкми һәм ул тиз пешә.  

Әфлисунлы кекс
Әфлисунлы кекс

Ике йомырка, чәй калагы очында тоз, 150 грамм шикәр комы алып,  миксер белән ап-ак төстәге массага әйләнгәнче күпертергә кирәк. Аннары 100 грамм йомшартылган акмай салып, тагын бераз әйләндерергә.

Массага куе каймак сыман булырлык итеп он һәм бер чәй калагы камырны көпшәкләндергеч (разрыхлитель) кушарга, миксерне әйләндерә-әйләндерә ярты әфлисунның суын сыгып салырга кирәк. Угычтан үткәреп, бер чәй калагы әфлисун кабыгы кушарга да була.

Кекс пешерелә торган табаны майлап, әзер булган сыек камырны шунда салыгыз.

Духовканы 180 градуска кадәр җылытып, әфлисунлы кексны 30-35 минут чамасы пешерегез.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: