+26 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
19 февраль 2022, 11:00

"Валерия" салаты

Ял көннәрендә якыннарны сыйлыйк әле, әниләр!

"Валерия" салаты
"Валерия" салаты

Ингредиентлар:

- 200 грамм краб таякчыклары;

- 200 грамм кореячә кишер;

- 100 грамм каты сыр;

- 4 йомырка;

- 1 тырнак сарымсак;

- 20 грамм укроп;

- 20 грамм яшел суган;

- тоз, кара борыч, майонез

 

Хәзерлек барышы:

  1. Әзер кореячә кишерне салат савытына салырга.
  2. Сырны эре кыргычтан чыгарырга.
  3. Краб таякчыкларын шакмаклап турарга.
  4. Яшел тәмләткечләр һәм сарымсакны ваклап салырга.
  5. Йомырканы шакмаклап турарга.
  6. Тоз, борыч, майонез салып, барысын бергә бутарга.

Салат әзер. Ашларыгыз тәмле булсын!

 

Фото: vk.com/calati?w=wall-94216909_358051

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: