+26 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
23 февраль 2022, 11:35

Әтиләр торты

Дуслар! Ватанны саклаучылар көнендә картәтине, әтине, абыйны тәмле торт белән сыйларга кирәк. Әйдәгез, бүген бәйрәм торты пешерәбез.

Әтиләр торты
Әтиләр торты

Камыр өчен 1 стакан он, 1 стакан шикәр комы, 4 йомырка, 1 пакет ванилин кирәк булачак. Крем ясау өчен: 300 грамм каймак, стакан ярым шикәр комы, 200 грамм туңдырылган җиләк алабыз.

Йомыркаларны сарысын агыннан ике савытка аерабыз. Аның агына берәр кашыклап шикәр комы куша-куша туглыйбыз. Ул куера төшкәч, туглауны дәвам итеп, сарысын кушабыз. Моны миксер ярдәмендә башкарсагыз да була. Шул массага агач кашык белән аз-азлап он кушабыз. Яхшылап бутагач, сыек камырны майланган табага салабыз. Алдан 200 градуска кадәр җылытылган мичтә 20-25 минут чамасы пешерәбез. Пешергәндә мичне ачарга ярамый.

Шул арада крем әзерлибез. Каймакка ярты стакан шикәр комы кушып, яхшылап туглыйбыз да суыткычка куеп торабыз. Туңдырылган җиләкне эретеп тормыйча гына бер стакан шикәр комы кушып блендерда ваклыйбыз.

Пешкән бисквитны суытып, 2 яисә 3 кисәккә бүләбез. Аскы өлешенә — вакланган җиләк , уртадагысына — башта каймак, аннан җиләк, ә өске өлешенә каймаклы крем ягабыз. Җиләкле крем белән 23 санын да язып куйсагыз, тортыгыз тагын да матуррак күренер. Әтиләрне сөендерик әле, кызлар һәм малайлар!

 

 

Фото: ideireceptov.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: