+21 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
3 март 2022, 09:05

Пекин кәбестәсеннән салат

Бу файдалы салатны язны ешрак ашагыз.

Пекин кәбестәсеннән салат
Пекин кәбестәсеннән салат

Кәбестәне зур булмаган шакмакларга турыйбыз. Уңайлы булсын өчен алдан яфракларыннан аерып, юабыз. Кишерне  озынчалап вак кыргычтан үткәрәбез. Махсус кыргыч бар икән, аннан да файдаланырга була.

Суганны ваклап турыйбыз. Яшел суган булса, аны да кушып җибәрергә мөмкин.

Әзерләнгән яшелчәләрне тирән савытка салабыз. Кәбестәне җиңелчә генә уарга да була. Хәзер салат өчен соус әзерлибез.

Моның өчен вакланган сарымсакны изәбез, ике-өч кашык үсемлек маена вак кыргычта үткәрелгән имбирь, тоз, шикәр, паприка һәм сарымсакны кушабыз. Яхшылап бутыйбыз һәм өстәлгә куйганда салат өстенә яшел тәмләткечләр сибәбез.

Яз айларында бу файдалы салатны ешрак ашагыз, дуслар.

 

 

Фото: vpuzo.com

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: