Кирәк булачак: ләвәш, 2-3 аш кашыгы майонез, салат яфраклары, 2 йомырка, 1 кыяр, 200 грамм краб таякчыклары.
Әзерләү тәртибе: йомыркаларны пешерергә, яшелчәләрне юарга.
Ләвәшкә майонез, кетчуп яисә эремчекле сыр ягарга һәм беренче катка салат яфракларын җәяргә.
Икенче катка угыч аша чыгарылган йомырка салына.
Өченче катта – краб таякчыклары. Аларны турамыйча гына җәеп салсагыз да була.
Дүртенче катка вак итеп, озынча туралган кыярлар салабыз.
Аннары ләвәшне тыгызлап рулет итеп төрәбез. Фольга яки пленкага төреп, 1-2 сәгатькә суыткычка куеп торабыз.
Рулетны 4 сантиметр калынлыкта кисәбез һәм тәлингәгә матур итеп тезеп, табынга бирәбез.
Тәмле булсын!
Фото: vk.com/calati?w=wall-94216909_359660