+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
6 март 2022, 10:55

8 Март салаты

Бәйрәм табынының яме булачак ул. Өстәвенә, бик тәмле дә әле!

8 Март салаты
8 Март салаты

Кирәк булачак: 300 грамм тавык ите, 200 грамм шампиньон, 1 суган, ярты банкадан азрак консерваланган кукуруз, 30 грамм каты сыр, 3 йомырка, майонез.

Әзерләү барышы:

Пешкән тавык итен шакмаклап турыйбыз.

1 баш суганны вак кына турап, үсемлек маенда алтынсу төскә кергәнче кыздырып алабыз.

Суган өстенә вак кына туралган шампиньоннарны озатабыз, барысын бергә кыздырып алабыз, тәменчә тоз, борыч салабыз.

Сырны вак угыч аша чыгарабыз. Пешкән йомыркаларның агын һәм сарысын аерым вак угычтан чыгарабыз.

Хәзер салатны җыя башлыйбыз. Зур тәлинкәгә, беркадәр ара калдырып, ике стакан куярга кирәк. Берсенең диаметры зуррак булса, тагын да яхшырак.

1нче катка 8 саны рәвешенә китереп, тавык итен урнаштырабыз. Юка гына итеп майонез ягабыз. 2нче катка суганлы гөмбәне салабыз. Юка гына итеп майонез сөртәбез. 3нче катка консерваланган кукуруз салына, тагын майонез ягыла. 4нче катка – сыр, аннары йомырка агы салабыз. 8 санынының кырыйларына йомырка сарысы сибәбез. Стаканнарны алганнан соң, түгәрәкләр эченәдә йомырка сарысы сибәбез. Салат тирәсен үзебезгә ничек кирәк, шулай бизибез.

Тәмле булсын!

Фото: kamelena.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: