+22 °С
Болытлы
Камыр өчен: 100-150 грамм акмай; 2 йомырка; ярты стакан шикәр комы; 1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч яисә ярты калак чәй содасы.
Крем өчен: 1 банка куертылган сөткә 50 грамм йомшак акмай салып болгатабыз.
Иң элек тортның камырын ясыйк. Барлык ингредиетларны салып, яхшылап болгатабыз. Он салып каты итми генә камыр басабыз һәм 1 сәгатькә туңдыргычка алып куябыз.
Аннары камырны он сибелгән табага угычтан уабыз. Камыр газ мичендә 20-30 минут пешә. Аны вакыт-вакыт бутап алырга онытмагыз. Суынгач, кул белән бераз уабыз да өстенә крем салып болгатабыз. Аннары тәлинкәләргә тау ясап өябез.
Тортның өстен эретелгән шоколад яисә мәк сибеп бизәргә дә мөмкин.
Чәйләрегез тәмле булсын, дуслар!
Фото: top10a.ru